Аналитик система

Аналитик системалар – газларның һәм сыеклыкларның, чимал эшкәртүдәге барлык этапларында күпкомпонентлы үрнәкләрен анализларга мөмкинлек бирә торган, технологик процесслар алып бару сыйфатын оператив тикшерү чараларының иң нәтиҗәләреннән берсе. Килүче чимал, технологик цикллы ярымпродуктларның, шулай ук, әзер продукциянең компонентлы составы турында оператив мәгълүмат алу мөмкин булуы технолог һәм операторларның эшен күпкә җиңеләйтә.

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» проектлау, эшләү, шеф-монтаж, башлау-көйләү эшләре, эшләтеп җибәрү һәм ары таба, үзләре эшләп чыгарган беренчел һәм икенчел үрнәк әзерләү системасын кулланып, төрле җитештерүчеләрнең сәнәгый һәм лаборатор хроматографлары базасында аналитик системаларга техник, метрологик хезмәт күрсәтә.

Сәнәгый агым хроматографлар технологик процесска якын иттереп, шартлау куркынычы булган зоналарда, шулай ук, аерым торган махсус анализатор блок-боксларында да урнаштырыла ала.

Бүгенге көндә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе»нең кертү, техник хезмәт күрсәтү белән беррәттән, дөнья базарында танылган «Siemens AG», «Emerson», «Yokogawa», «Dani», ЗАО СКБ «Хроматэк» компанияләре җитештерүче хроматографик системаларын техник тәэмин итүдә зур тәҗрибәсе бар. Көйләү эшләрендә хезмәт күрсәтүче персоналны аналитик система белән эшләүнең төп принципларына өйрәтү эше алып барыла.

Химия һәм нефть эшкәртү сәнәгатендә киң кулланышта булган аналитика системалары анализлана торган үрнәк составының компонентлары турында тулы мәгълүмат бирә, димәк, аның физик, химик үзлекләре, шулай ук, сыйфат һәм сан күрсәткечләре дә билгеле була.

Кагыйдә буларак, хроматографик система ике өлештән: үрнәк әзерләү системасы һәм хроматографтан гыйбарәт.

Үрнәк әзерләү системасы беренчел (үрнәк алу урынында урнашкан була) һәм икенчел (хроматографка якын урнаштырыла) була. Беренчел үрнәк әзерләү, алынган үрнәкнең хроматографка уңышлы транспортировкасы алдыннан җылытылуы һәм редукцияләү кирәклеге белән аңлатыла. Процессның конкрет шартларына карап, үрнәк әзерләүнең беренчел системасы булмаска да мөмкин. Үрнәк әзерләүнең икенчел системасы үзендә барлык анализланучы агымнарны (күп агымлы системалар булган очракта) берләштерә, хроматографка килүче үрнәкләр агымнарын күчереп ялгауны   тәэмин итә, хроматографны тикшерү һәм көйләү өчен калибрлаучы катнашманы тоташтыру мөмкинлеге бирә. Үрнәк алуның икенчел системасы температура, басым һәм алга таба хроматографның аналитик трактына керәчәк үрнәк чыгымнары кыйммәтләрен таләп ителүче дәрәҗәдә калуын тәэмин итә.

Детекторда билгеләнми торган инерт газ йөртүче (азот, гелий) үрнәкне аналитик тракт байлап хәрәкәт иттерә. Үрнәк аналитик колонкаларда компонентларга таркала. Агымнар белән пневматик яки электр клапаннар идарә итә. Теге яки бу компонентның санын детектор билгели. Колонкалар, клапаннар, детекторлар хроматографның термостативлаштырылган камерасында урнаштырыла.

Агым хроматографларны куллану компонентлы состав, тирә-як мохит сыйфаты параметрлары турында оператив мәгълүмат ала (хроматограф моделенә һәм анализланучы тирәлеккә карап, берничә минут белән берничә сәгать аралыгында), бу – технологик процессның үзгәреп торуына тиз җавап кайтару мөмкинлеге бирә.

Үрнәк әзерләүнең беренчел һәм икенчел системасы «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе»ндә танылган «Swagelok», «Hytor» и «Hoke» компанияләренең югары сыйфатлы материаллары һәм комплектацияләреннәнҗыела.

Компания персоналы даими рәвештә укулар уза һәм состав компонетларын, газ һәм углеводород тирәлегенең сыйфат күрсәткечләрен билгеләүгә багышланган конференцияләрдә катнаша.


«ГКС» фәнни-җитештерү предприятие»
се шулай ук, табигый газ һәм стабиль булмаган газ конденсантын анализлау өчен кирәк булган программ тәэминатны эшләп чыгару һәм аны кулланышка кертү белән дә шөгыльләнә.