Технологик процесслар белән автоматлаштырылган идарә итү системалары һәм авариягә каршы саклану (ТПАИС һәм АКС)
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» проектлау, җитештерү, җыюны җитәкләү, сафка кертү эшләрен, заказ бирүчеләрнең таләпләре һәм теләкләре исәпкә алынган төрле җитештерүчеләрнең программмлы-техник чараларын кулланып төрле катлаулыктагы технологик процесслар белән автоматлаштырылган идарә итү системаларын (ТПАИС) һәм авариягә каршы саклануны (АКС) гамәлгә ашыру һәм техник күзәтү эшләрен башкара.
Барлыкка килгән системаларның сыгылмалы модульле структурасы һәрбер технологик объект өчен уңайлы автоматлаштыру дәрәҗәсе һәм тенологик процесс белән зффектлы идарә итүне тәэмин итә. Аппаратлы һәм программалы чаралар этаплап үсә алалар, бу агымдагы җитештерү таләпләре нигезендә идарә итү системасын масштаблаштырырга мөмкинлек бирә. Идарә итү системасының гомуми җитештерүчәнлеге берничә мең керүче / чыгучы сигналларга җитәргә мөмкин.
ТПАИС һәм АКС идарә итү системалары аларны үстерүгә һәм фунцияләрен киңәйтүне тәэмин итүче, төрле типтагы контроллерлар системаларына кушу, интеллектуаль приборлар, югарыда торган идарә итү системалары бәйләнгән җайланмалары булган ачык архитиктура алып тора.
ТПАИС һәм АКС функцияләре:
- технологик мәгълүматны җыю һәм эшкәртү, бирелгән көйләү законнары һәм туктату вакыйгалары буенча идарә итүче тәэсирне исәпләү, аларны идарә ителә торган объектка тапшыру;
- технологик җиһазларның аеруча файдалы эш режимында автоматлыштырылган тотып тору;
- автоматлаштыру объектын авария очракларында автоматырылган саклау;
- тикшерелә торган технологик параметрлары турында агымдагы мәгълүматны операторларның автоматлыштырылган эшләү урыннарындагы экраннарына чагылдыру;
- технологик мәгълүматның, эшкә китерелгән сигнализацияләү һәм тоткарлауның, оператор эшчәнлегенең архивын алып бару;
- технологик җиһазларның эшләү вакытын исәпләү:
- исәпләүне башкару;
- хисап документациясен булдыру;
- системаның төп модульләрен тикшерү;
- тышкы системалар белән мәгълүмат алмашу.
ТПАИС кертүнең төп өстенлекләре:
- продукция сыйфатын үстерү;
- кешелек факторының тәэсире кимү;
- системаның ышанычлылыгын күтәрү;
- җиһазларның эшсез торуын киметү;
- җиһазларның ремонтлау мөмкинлеген арттыру;
- архивлар һәм хисаплар булдыру нигезендә җиһазларның эшчәнлеген тулы тикшерү;
- югары дәрәҗәдә идарә итү булган предприятияләрдә җайлы интеграция (MES, ERP - системалары).
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»ның үз ТПАИС һәм АКС идарә итү шкафларын җыю-көйләү җитерштеру системасы һәм аларны сафка бастыру полигоны бар, бу системаларны Заказ бирученең объектларында эшкә кертү өчен вакыт һәм матди чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.
Яңа барлыкка килүче технологик процессларны идарә итү системаларын булдырудан башка «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» иске идарә итү системаларын модернизация һәм үзгәртеп кору өлкәсендә, шулай ук төрле технологик процессларны бердәм идарә итү системасына берләштерү өлкәсендә хезмәт күрсәтүне тәкъдим итәргә әзер.


