Телемеханика системасы (ТМС)
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» проектлау, җитештерү, җыюны җитәкләү, сафка кертү эшләрен, төрле җитештерүчеләрнең программалы-техник чараларын кулланып төрле катлаулыктагы телемеханика системаларын (ТМС) гамәлгә ашыру һәм техник күзәтү эшләрен башкара (сайлау Заказ бирүченең теләге буенча).
Телемеханикалаштыруга скважина төркемнәре, трубаүткәргечләр җыюның кранлы мәйданнары һәм газ, газлы конденсат һәм нефь транспортлары бирелә.
Тикшерелә торган ТМС пунктларында программалы-техник чараларны сайлау түбәндәге характеристикаларны исәпкә алып башкарыла:
- озакка сузылган автономияле эшләү мөмкинлеге;
- аз энергия куллану;
- эш температурасының киң диапозоны;
- читтән торып программалау һәм тикшерү мөмкинлеге.
Һәрбер телемеханика системасын тикшерү пункты тубәндәге шартлар белән тәэмин ителә:
- скважина дибетын исәпләүдән системасы белән телеидарә итү һәм килгән мәгълүматны туплау;
- ингибитор бирү системасы белән телеидарә итү һәм мәгълүматны туплау;
- катодлы саклану станцияләре (КСС) белән телеидарә итү һәм мәгълүматны туплау;
- көйләүче дебит җайланмасы белән телеидарә итү;
- өзлексез туклану чыганагы булган аккумулятор батареялары разрядлары турында сигнализация;
- тикшерелә торган үзәк җиһазы урнашкан блок-боксның ачылуы турында сигнализация;
- блок-бокста температураның тиешле чикләреннән чыгу турында сигнализация;
- аппаратлы һәм программалы тикшерү пунктлары чараларына автоматлаштырылган диагностика;
- тикшерү үзәкләренең программалы-техник чараларын читтән көйләү, конфигурацияләүһәм параметрлаштыру.
Тикшерү үзәкләреннән идарә итү үзәгенә мәгълүматны тапшыру тубәндәге шартларда булырга мөмкин:
- телемеханика челтәре өчен булган ешлык диапазонының радиоканалында;
- радиокабельле элемтә линиясендә;
- GSM мобиль элемтэ челтәрендә;
- түбән орбитадагы хәрәкәтчән спутниклар куллануга нигезенләнгән спутниклы элемтэ челтәрендә.
Идарә итү пунктының чынбарлыкта вакыттагы мәгълүматлар базасы мәгълүматы тышкы информацион системаларда эш тәэминаты бүлеге протоколы буенча ачык.
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»ның ТМС тикшерелә торган үзәкләре өчен үз идарә итү шкафларын җыю-көйләүне җитерштеру системасы һәм аларны сафка бастыру полигоны бар, шулай ук блок-боксларны җитештерә ала. Бу Заказ бирученең объектларында телемеханика системасын эшкә кертү өчен вакыт һәм матди чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.


