Предприятие турында

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе», сәнәгый автоматлаштыру, хисаплау системаларын булдыруга һәм нефть-газ тармагы предприятиеләрен метрологик тәэмин итү өлкәсендәге инжиниринг эшләренең тулы комплексын башкарып чыгуга юнәлтелгән предприятие буларак, профессионал-фикердәшләр коллективы тарафыннан ачылды.
 
Бүгенге көндә «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» уңышлы үсә һәм нефть-газ, нефть-химия, азык-төлек һәм сәнәгатьнең башка тармакларындагы предприятиеләр өчен эшли.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»нең структурасы һәм куәте Заказ бирүчегә эшләрне ахырынача, ягъни проектлау, әзерләү, җиһаз китертү, кору, эшләтеп җибәрү, көйләү эшләрен үткәрү, гамәлгә кертү чараларын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта ул түбәндәге юнәлешләрдә хезмәт күрсәтә ала:
 
  • сыек һәм газлы углеводородларны коммерцияле һәм оператив үлчәү (хисаплау узеллары) системасы;
  • сыеклык һәм газ сыйфаты параметрларын, (шул исәптән даими хроматографларны кулланып) ачыклау системасы;
  • технология процесслары белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы һәм ватылу-җимерелүдән саклану системасы (ТПАИС һәм АКС);
  • янгын сүндерү һәм газлану контролен автоматлаштыру системасы (ЯАГТС);
  • энергия белән тәэмин итү идарәсенең автоматлаштырылган системасы (ЭАЖС);
  • телемеханика системасы (ТМС).
     
 «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» югарыда саналган төрле интеграторлар системасына сервис, техник һәм метрология хезмәте күрсәтә.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»нең күрсәтелгән юнәлешләрдәге эшчәнлек өчен барлык рөхсәт документлары бар. «Союзнефтегазпроект» фәнни предприятиесе һәм «Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге» Региональ фәнни партнерлыгы әгъзасы булып тора һәм «Үзидарәле оешмалар» турындагы Федераль Законга туры килгән эшләргә рөхсәт бирүче тиешле таныклыкларга ия.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»ндәге метрология хезмәтенең сыек һәм газлы углеводородларны үлчәү (хисаплау узеллары) системасына кергән үлчәү чараларын тикшерү хокукын бирүче аккредитациясе бар.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» түбәндәге төп юнәлешләр буенча белгечләр (инженерлар, оператор һәм метрологлар) укыту һәм яңадан әзерләү эшен алып бара:
  • агымдагы газ һәм сыек хроматографларга метрология һәм техник хезмәт күрсәтү;
  • ТПАИС, ЭАЖС, ЯАГТС, ТМС һәм үлчәү системаларын конфигурацияләү;
  • Config S600 тирәлегендәге Floboss S600 контроллеры конфигурациясен эшләү;
  • Газлы һәм сыек углеводородларның сан исәбе һәм сыйфат күрсәткечләре системасын калибрлау һәм тикшерү.
 
  • сыек һәм газлы углеводородларны үлчәү (хисаплау узеллары) системасын әзерләү производствосы;
  • мобиль тикшерү җайланма һәм кою стендлары әзерләү производствосы;
  • электр монтажы җитештерү (хисаплау системалары һәм ТПАИС һәм ПАЗ, ЯАГТС, ЭАЖС, ТМС өчен идарә шкафлары җыю);
  • яшәү шартлары тәэмин итү, газлануны, янгын сүндерү, янгын урынын табу системалары булган блок-бокслар әзерләү производствосы;
  • сыеклык сөзгечләре, үрнәкләр алу җайланмалары әзерләү производствосы.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» «Нефть һәм газ җиһазлары җитештерү бердәмлеге»нең хакыйкый әгъзасы булып тора.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» «Emerson Process Management», «Siemens AG», «Yokogawa Electric», «Schneider Electric», «Rittal», Swagelok, Compressor Conrol Corporation компанияләренең Россиядәге вәкиллекләренең партнеры булып тора, бу исә компанияләрнең проектлаштыруда һәм җиһаз белән тәэмин итүдәге мәсьәләләрен тиз рәвештә хәл итәргә, бәяләрне сыгылмалы көйләү сәясәте алып барырга ярдәм итә. 
 

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»нең Россия, Украина, Казахстан, Төркмәнстан, Белоруссия, Литва, Латвия, шулай ук Венгрия, Словакия һәм Польша территорияләрендә «Фэйз Динамикс» (АКШ) фирмасының эксклюзив вәкиле булып тора. Предприятие «Фэйз Динамикс» фирмасының җиһазларын тиешле территорияләргә җиткерә һәм аларга техник ярдәм булдыруны тәэмин итә.
 

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» белгечләре югарыда саналган җитештерүчеләрнең уку-укыту үзәкләрендә әзерлек узды һәм тиешле сертификатларга ия.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» МС ИСО 9001:2008 таләпләренә туры килә торган сыйфат менеджменты системасын ресертификацияләү эшен уңышлы узды һәм IQNet. халыкара үрнәгендәге бердәм сертификат алды.

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» шулай ук ГОСТ Р ИСО 9001-2001 таләпләренә туры килгән сыйфат менеджменты системасы сертификатына да ия.