Метрология

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» нең төп юнәлешләреннән берсе сыек һәм газлы углеводородларның (нефть, нефть продуктлары, газ конденсанты, газ, һ.б.) сыйфатын һәм күләмен билгеләүче үлчәү системаларына (хисаплау узеллары) метрология хезмәте күрсәтүдән, техник тәэмин итүдән гыйбарәт.

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» нең метрология хезмәте сыек һәм газ рәвешендәге углеводородларның күләмен үлчәү һәм сыйфат күрсәткечләре системалары составына кергән үлчәү чараларын тикшерү хокукын бирүче аккредитациягә ия. Юридик шәхесләрнең аккредитацияләнгән метрологик хезмәтләр реестрындагы номеры – 1467 (Техник көйләү һәм метрология Федераль агентлыгының 10 февраль, 2009 елгы 489 номерлы боерыгы).

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» нең метрология хезмәте үлчәү җайланмаларына ремонт ясау эшчәнлеген алып барырга лицензиясе бар (Техник көйләү һәм метрология Федераль агентлыгының 3 февраль, 2009 елгы 356 номерлы боерыгы).

«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» нең метрология хезмәте углеводород чималының физик-химик параметрларын үлчәү өлкәсендәге профиль юнәлешләре буенча үлчәү системалары составына тулысынча кергән үлчәү чараларын тулаем тикшерүне үткәрер өчен җитәрлек эталон базасына ия:
  • күләм һәм масса чыгымы (мобиль эталон җайланмалары);
  • температура (платина STS100 А901 каршылыкны термоүзгәртеп коручы белән бер компоненттагы ATC-157B моделендәге температура калибраторы);
  • басым (MC5-К0ISфункцияле басым калибраторы);
  • үлчәү-хисаплау контроллерларының аналог һәм ток сигналлары (MC5-R-IS күпфункцияле калибратор, CA-11E электр сигналлары калибраторы, CA-71 электр сигналлары калибраторы);
  • физик-химик параметрлар, шул исәптән, тыгызлык (ARCCO пикнометрлары базасындагы пикнометрия җайланмасы һәм LP 6200S лаборатор эталон үлчәүләр);
  • компонентлы состав (эталон калибрлау һәм тикшерү катнашмалары файдаланып).
 
Үлчәү чараларын тикшерү, куллану урынында да, «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» нең метрология лабораториясе базасында да үткәрелергә мөмкин.
 
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе» нең метрология хезмәте шулай ук АСУТП, ПАЗ, САПКЗ, СТМ системаларының үлчәү каналларын калибровкалауны да башкара.
 
Предприятиенең метрология хезмәте түбәндәге эшләрне оештыра һәм аларда катнаша:
  • типны раслау максатында сынаулар, үлчәү җайланмаларын һәм үлчәү системаларын тикшерү методикасына норматив документлар эшләү; ГЦИ СИ белән бергә Ростехрегулированиенең фәнни-техник контроленә тәкъдим итү өчен документация комплекты әзерләү;
  • температураны, басым, тыгызлык, суның күләмле өлеше, компонент һәм фракцион составын, шулай ук үлчәү-хисаплау контроллерын һәм сыек, газ рәвешендәге углеводородларның күләмен, сыйфат күрсәткечләрен үлчәүләр системаларының сыешлыгын (үрнәк үлчәгечләр) техник хезмәт күрсәтү һәм күләмле, күп чыгымлы чаралар үткәрү буенча эшләр комплексы үткәрү;
  • ГОСТ Р 8.563-96 һәм ГОСТ Р 8.595-2004 белән туры китереп, сыек һәм газ рәвешендәге углеводородларның авырлыгын үлчәү, ары таба Федераль Реестрда (нефтьне, нефть продуктларын, газ конденсантларын, газны һ.б.) раслауның, аттестацияләү һәм теркәүнең методикасын эшләү;
  • СТО Газпром 2-1.15-205-2008 «Газ промышленносте объектларын проектлаганда метрологик тәэмин итү» белән туры китереп, газ промышленносте объектларын проектлаганда метрологик тәэмин итү буенча эшләр комплексын башкару.