Сыек һәм газсыман булган углеводородларның үлчәү системасы (хисап үзәге)
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»ның үзенең үлчәү системаларын (хисап үзәкләрен) җитештерү бүлеге бар. Үзенең җитештерү базасы булу үлчәү системаларын (хисап үзәкләрен) җитештерү вакытын кыскарта һәм аларның сыйфатын арттыра, чөнки барлык эшләр комплексы – системаларны проектлаудан алып аны җитештерү һәм эшкә кертү этабына кадәр – бер компания кысаларында башкарыла.
Үлчәү системаларын (хисап үзәкләрен) җитештерү заманча эретү һәм җыю җиһазлары, югары квалификацияле техник хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән.
Бүгенге көндә булган системалар үзгәртеп коруга яки модернизацияләүгә ихтыяҗ булган очракта компания хезәткәрләре технологик объектка җентекле тикшерү үткәрәләр, аның торышы турында тулы хисап ясыйлар һәм куелган мәсьәләләрне чишү буенча тәкъдим бирәләр.
Заказ бирүченең технологик җиһазларын үзгәртеп кору яки модернизацияләү «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»ның җитештерү мәйданында башкарыла ала, яки техник мөмкинлекләре булган очракта специалистлар бригадасы катнашында Заказ бирүченең объектында югары техник һәм куллану характеристикалары гарантиясе белән башкарыла ала.


