Үлчәү системасы
«ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе» проетлау, җитештерү, җыюны җитәкләү, сафка кертү эшләре, метрологик тәэмин итү һәм коммерция һәм оператив исәпләү һәм аларның метрологик һәм техник күзәтүе өчен билгеләнгән үлчәү системаларын (хисап үзәкләрен) эшкә кертү. Үлчәү системалары (хисап үзәкләре) дөнья лидерлары тарафыннан җитештерелгән үлчәү чаралары (Заказ бирүче теләге буенча сайлана) белән тупландырыла.
Сыеклыкларны үлчәү системаларына газ конденсаты, нефть, нефть продуктлары, җиңел углеводородларның киң фракциясе һәм башка углеводородлы составларны үлчәү үзәкләре керә.
Газны үлчәү системаларына табигый газны, юл уңае нефть газын, күп компонентлы газ катнашмаларын үлчәү үзәкләре керә.
Үлчәү системаларын (хисап үзәкләрен) җитештерү өчен «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиясе»ның Россиянең Дәүләт стандарты ГОСТ Р сертификаөияләү системасының 0797397-нче номерлы муафыйклык турында таныклыгы һәм Россиянең техник надзорының РРС 00-31588-нче номерлы куллануга рөхсәтнамәсе бар.
Үлчәү системалары (хисап үзәкләре) түбәндәгеләр өчен билгеләнгән:
- үлчәү системасы (хисап үзәге) аша узган таләп ителгән төгәллектә эшләү мохитен автоматлаштырылган режимда үлчәү;
- эшләү мохитенең сыйфат күрсәтмәләрен автоматлаштырылган режимда билгеләү.
- үлчәнелә торган мохитне механик кушылмалардан фильтрлаучы бер яки берничә фильтрдан торган фильтрлар блогы (ФБ);
- сарыф ителү әверелдергече урнаштырылган һәм үлчәү системасы аша узган эшләү мохитенең күләмен үлчәү башкаручы үлчәү линияләре блогы (ҮЛБ);
- мохитнең физик-химик параметрларын (тыгызлык, дымлылык, компонентлар составы, һ.б.) үлчәүне башкаручы һәм автоматик һәм кулдан сынау өчен алу җайланма урнаштаралган сыйфат параметрларын үлчәү блогы (СҮБ);
- барлык үлчәү чараларыннан килүче мәгълүматны җыю, эшкәртү, күзаллау һәм саклауны башкручы мәгълүматны эшкәртү блогы (МЭБ).
Үлчәү системаларын проектлау Заказ бирүче теләген исәпкә алып шул өлкә өчен булган норматив документлар нигезендә катгый рәвештә алып барыла. Барлык үлчәү системаларын (хисап үзәкләрен) булдыру һәм үзгәртеп ясау проектлары мәҗбүри рәвештә Россиянең техник көйләү органнарында экспертиза аша үтәләр. Үлчәү системасы проекты экспертизаны үткәннән соң үлчәүләр башкару методикасы (ҮБМ) эшкәртелә һәм аттестация уза. Үлчәү системасы (хисап үзәге) үлчәү чаралары Бердәм Дәүләт Реестрына кертелергә мөмкин.
Үлчәү системаларын җитештерү ТУ 3689-94291860-2007-01 буенча башкарыла. Үлчәү системасы өчен конструктор документлары әзерләнелә, куллану һәм хезмәт күрсәту уңайлыгы, шулай ук автомобиль һәм тимер юл транспорты белән Заказ бирүченең урынына күчерү өчен җайлы габаритлар исәпкә алына.
Үлчәү системаларын җыюны күзәтү проект белән тулысынча килешү шартларында, барлык гамәлдәге куркынычсызлык нормалары һәм кагыйдәләре буенча, сыфатлы рәвештә һәм кыска срокларда башкарыла.
Сафка кертү эшләре үлчәү системаларын тәҗрибәдә һәм сәнәгатьтә куллануга тапшыру этабына кадәр булган чорда алып барыла. Бу этапта барлык үлчәү чараларын көйләү башкарыла, куллану урынында сарыф ителү әверелдергечләрен тикшерү, шулай ук хезмәткәрләрне система белән эшләргә өйрәтү алып барыла.


